news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Татарстанда яшәүче һәркем “милләт” графасына үз кулы белән язарга тиеш
Республикада 2010 елгы Бөтенроссия халык санын алуга әзерлек эшләре дәвам итә
Скопировать ссылку
(Казан, 19 гыйнвар, “Татар–информ”, Лилия Маркелова). Татарстанда яшәүче һәркем исәпкә алу битендәге “милләт” графасына үз кулы белән язарга тиеш. Бүген ТР Министрлар Кабинетында Федераль дәүләт статистика хезмәтенең ТР буенча территориаль органы җитәкчесе Валерий Кандилов катнашында узган брифинг 2010 елгы Бөтенроссия халык сану алуга әзерлек мәсьәләсенә багышланды.
Әти–әниләре әлеге мәсьәлә буенча башка фикердә торуга карамастан,14 яшьлекләр дә үзләренең нинди милләткә каравын мөстәкыйль хәл итә алачак.
Узган халык санын алудагы кебек “оригиналлар” да пәйда булырга мөмкин, алар “Йолдызлар сугышы” яки “Аватар” фильмнарының сценарий авторлары уйлап чыгарган гадәти булмаган милләтләрне күрсәтәчәк. Эшнең мондый борылыш алуы Валерий Кандиловны борчымый. Аның сүзләренә караганда, исәпкә алучылар теләсә нинди “милләтне” теркәячәк. Мәгълүматларны эшкәрткәндә алар “төрлесеннән” дигән бүлеккә кертеләчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot