news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда яшәүче күп балалы биш ана “Ана даны” медален алачак

Шул хактагы указны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалады.

(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президент Рөстәм Миңнеханов республикада яшәүче күп балалы биш ананы “Ана даны” медале белән бүләкләү турында”гы указны имзалады. Әлеге документлар президент сайтында урнаштырылган.

Ике күп балалы ана Әлмәт районында яши. Ирина Федорова гаиләсендә 8 бала, Әлфия Ибраһимова биш бала тапкан һәм тәрбияли. Түбән Камада яшәүче Флера Кәлимуллина 7 бала үстерә. Кукмара районы Ядыгерь авылында яшәүче Сәрия Хәсәнова һәм Теләчедән Әнисә Гыйниятова гаиләсендә бишәр бала.

news_right_1
news_right_2
news_bot