news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда яшәүче ир-атны үсмер егетнең күкрәгенә пычак кадауда гаеплиләр

17 яшьлек малайга энесе ярдәмгә килә, алар бергәләп әниләре белән яши торган ир-атка каршы тора.

(Казан, 16 февраль, «Татар-информ»). Татарстанда яшәүче 32 яшьлек ир-ат бергә яши торган хатынының 17 яшьлек улының күкрәгенә пычак кадауда гаепләнә. Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий шул хакта хәбәр итте.

Тикшерү фаразы буенча, кичә кич Яшел Үзән районының Васильево бистәсендә яшәүче 32 яшьлек ир-ат бергә яши торган хатыны фатирында була. Ир-ат хатынның 17 яшьлек улы белән ачуланыша. Бу вакытта ир-ат исерек була.

Бер мизгелдә ир-ат кулына пычак алып, яшүсмернең күкрәгенә кадый. Шулчак үсмер егетнең энесе ярдәмгә ташлана һәм алар икесе бергә ир-атка каршы торалар. 

32 яшьлек ир-атка карата «үтерергә маташу» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Якын арада тикшерүче, гаепләнүчене сак астына алуны сорап, судка мөрәҗәгать итәчәк. Хәзерге вакытта тикшерү эшләре дәвам итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100