news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда яшәүче ир-ат элеккеге хатынын, кечкенә улын һәм үги малаен үтергән

Җинаятьченең 11 яшьлек үги малае качып өлгергән һәм полиция чакырткан.

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда яшәүче ир-ат элеккеге хатынын, кечкенә улын һәм 19 яшьлек үги малаен пычак белән кадап үтергән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына үз чыганакларыннан билгеле булды.

Чыганак мәгълүматлары буенча, фаҗига бүген төнлә Менделеевскида булган. Ир-ат үзенең элеккеге хатынын, 2 яшьлек улын һәм 19 яшьлек үги малаен суйган. 11 яшьлек малай (анысы да хатын-кызның беренче никахтан туган улы) качып өлгергән һәм полиция чакырткан.

Ир-атны полицейскийлар тоткарлаган. Хәзерге вакытта ул Алабугада, аның белән тикшерүчеләр эшли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100