Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда яшәүче Интернет аша уылдык алырга теләгән һәм 130 мең сум акчасын югалткан
«Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда яшәүче Интернет аша уылдык алырга теләгән һәм 130 мең сум акчасын югалткан. Бу турыда Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
«24 гыйнварда Россия Эчке эшләр министрлыгының Чаллы буенча идарәсе полиция бүлегенә Кече Шилнә авылында яшәүче 53 яшьлек ир-ат мөрәҗәгать иткән. Зыян күрүче узган ел ахырында интернет-сайтларның берсендә балык һәм уылдык сату турында белдерү күргән», – диелгән ведомство хәбәрендә.
Ир-ат затлы ризык сатучы белән элемтәгә кергән һәм сатып алу турында килешкән. Аннары ул сатучы счётына товар өчен 130 мең сум акча күчергән.
Ир-атка посылка килмәгән, ә белдерүдә күрсәтелгән телефон номерлары җавап бирмәгән.
«Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Полицейскийлар мошенникның номеры Амур өлкәсендә теркәлгән булуын ачыклаган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз