news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда яшәүче иң өлкән кешегә —108 яшь

Гасырдан артык яшәүчеләр саны республикада арткан

 (Казан, 30 сентябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). 1 октябрь Өлкәннәр көне буларак билгеләп үтелә.

Республикада барлыгы 908 меңләп өлкән кеше яши, шуларның 223 нең яше 100 дән узган: алар арасында − 20 ир-ат, 203 хатын-кыз. Шуны да әйтергә кирәк: бер гасырдан артык яшәүчеләр саны Татарстанда ишәйгән: 2012 нче елда 174 не, 2013 тә 199 ны тәшкил иткән. Татарстанның иң өлкән кешесенә исә 108 яшь: йөзьяшәр Кадерниса Шәфигуллина Әлмәт районында гомер кичерә.

Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Азат Габделәхәтов хәбәр итте.

Татарстанда барлыгы 28 картлар йорты бар, аларда караучысыз калган 1795 өлкән кеше гомер кичерә. Алар арасында 80-90 яшьлекләрдән 405, 90 яшьтән өлкән 48 кеше исәпләнә. Өлкәннәр йортларында тәрбияләнүчеләрнең иң олысына 105 яшь: ул - Нурлатта яшәүче Евдокия Казачкова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100