news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда яшәүче хатын танышларын «незамерзайка»лы кайнатма белән агулаган

48 яшьлек хатынны «Саксызлык аркасында үлемгә китерү» маддәсе буенча гаепле дип тапканнар.

(Казан, 27 июль, «Татар-информ»). Татарстанда яшәүче хатын танышларын кайнатмалы «незамерзайка» белән агулаган өчен өч елын төзәтү колониясендә уздырачак. Бу турыда Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итә.

«Суд Алексеевск районының Лебяжье авылында яшәүче 48 яшьлек хатын-кызның апрельдә автомобиль тәрәзәләрен юа торган сыеклык белән юлда сату итүен һәм аны биш литрлы савыт белән өенә алып кайтуын ачыклаган. Ул "назамерзайка"га кайнатма салып болгаткан һәм кунакка килгән танышларына - 45 яшьлек хатын-кызга, 43 һәм 46 яшьлек ир-атларга тәкъдим иткән», – дип сөйләде Руслан Галиев.

Хатын-кыз эчемлек зыянлы түгел дип ышандырган, әмма үзе эчеп карамаган. Икенче көнне өч кунак та метил спирты белән агуланудан үлгән.

Суд хатынны «Саксызлык аркасында үлемгә китерү» маддәсе буенча гаепле дип тапкан һәм өч елга гомуми режимлы колония билгеләгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot