news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда яшәүче хатын-кыз печән астында калып үлгән

Печән түкләре тутыргач, сарай түбәсе ишелеп төшә.

(Казан, 18 август, «Татар-информ», Павел Климчак). Кичә Актаныш районының Суыксу авылында яшәүче 62 яшьлек хатын-кыз печән түкләре астында калып һәлак булган.

Якынча белешмә буенча, хатын-кыз үзенең танышлары белән бергә печән түкләрен сарай түбәсе астына ташыган. Эш тәмамлангач, ул җиргә төшкән. Шул вакытта түбә печән авырлыгыннан ишелгән.

Алган җәрәхәтләрдән хатын-кыз урында ук вафат була. Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр иткәнчә, тикшерү эшләре башланган. 

news_right_1
news_right_2
news_bot