news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда яшәүче хатын-кыз лотереяга 16 миллион сум откан

Җиңүче бу акчаларны гаиләсе белән сәяхәт итү һәм ике катлы йорт төзү өчен тотарга тели.

(Казан, 23 июль, “Татар-информ”). Татарстанда яшәүче Олеся Хәсәнова лотереяга 15 923 627 сум откан. Бу хакта оештыручыларның сайтында хәбәр ителә.

“Саннарны теләсә ничек сайладым. Ничек дөрес эшләгәнмен мин! Сиземләвем алдамады”, - дип сөйләде җиңүче.

Ул вакытын гаиләсе белән уздырырга яратуын һәм откан акчаларның бер өлешен ире һәм балалары белән сәяхәт итүгә тотачагын әйтте. Калган акчаларны ике катлы йорт төзүгә тотарга планлаштыра.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100