news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда яшәүче халыкларның телләрен саклау буенча грантларга гаризалар кабул ителә

Конкурс нәтиҗәләре буенча биш җиңүче сайланачак, аларның һәркайсы 200 мең сум күләмендә ярдәм алачак.

(Казан, 22 март, «Татар-информ»). Татарстанда яшәүче халыкларның телләрен саклау һәм үстерүгә юнәлдерелгән проектлар өчен грантлар тәкъдим итүгә гаризалар 27 мартка кадәр кабул ителәчәк. Бу хакта ТР Икътисад министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«ТР Икътисад министрлыгы Эшкуарларга ярдәм итү фонды аша коммерцияле булмаган оешмаларны «2014-2021 елларда Татарстан Республикасының дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасындагы башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыруга җәлеп итүдә булышлык күрсәтә», - диелә хәбәрдә.

Бәйгедә катнашу өчен республика территориясендә эшчәнлек алып бара торган иҗтимагый оешмалар чакырыла. Аларның эшчәнлек алып бару вакыты, конкурс игълан ителгән көннән алып, бер елдан да кимрәк булмаска тиеш.

Конкурс нәтиҗәләре буенча 5 җиңүче сайланачак, аларның һәркайсы 200 мең сум күләмендә ярдәм алачак.

Гаризалар түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан, Кремль урамы, 9, 225нче бүлмә (милли мәгариф бүлеге, (843) 294-95-09, 294-95-10).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100