news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда яшәүче халыкларның милли бәйрәмнәре онлайн һәм офлайн форматта уздырыла

Республикада тугыз милли бәйрәм уздырылып килә.

(Казан, 16 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстанда яшәүче халыкларның милли бәйрәмнәре алга таба онлайн һәм офлайн форматта уздырылачак.

«Бәйрәмне онлайн уздырсаң аның катнашучы–күзәтүчеләре 15 тапкырга арта. Быел һәр бәйрәм үз мәйданчыгында уздырылса да, шул ук вакытта онлайн варианты да булачак», — диде Татарстан халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов республикада милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр мәсьәләсе буенча ведомоствоара эшче төркем утырышыннан соң журналистларга.

«Мәйданга 20 мең кеше килсә, интернеттан караучылар саны 200-400 мең булырга мөмкин. Үткән елдан башлап без бу форматны сакларбыз дип ниятлибез», — диде ул.

Ирек Шәрипов ачыклык керткәнчә, Татарстанда тугыз милли бәйрәм уздырылып килә. Тугыз төрле халык бәйрәмен уздыруда төрле оешмалар катнаша.

«Әмма аның асылы бер — оештыруның башында җәмәгатьчелек тора. Һәр халыкның иҗтимагый хәрәкәте вәкилләре милли бәйрәмне кайсы районда узачагын билгели. Аннары бу эшкә министрлыклар һәм район җитәкчелеге кушылып китә», — дип аңлатты ул.

  • Республикада яшәүче халыкларның милли бәйрәмнәре башлынып китте. 20 июньдә Тәтеш районының Килдеш авылында мордва халкының «Валда шинясь» бәйрәме, 19 июньдә Актаныш районының Мари-Суыксу авылында мари халкының «Семык» бәйрәме үтә. 27 июньдә Лениногорск районының Мордва Кармалкалысы авылы мордва (эрзя) мәдәниятенең «Балтай» халык бәйрәменә әзерләнә.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100