Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда яшәүче бер ирне 700 мең сум алимент бурычлары өчен хөкем итәчәкләр
Азнакай районында яшәүче 37 яшьлек ир-ат 15 яшьлек улы өчен бер елга якын алимент түләмәгән.
(Казан, 18 июль, “Татар-информ”). Татарстанда 37 яшьлек ир-атны 700 мең сумлык алимент бурычлары өчен хөкем итәчәкләр. Бу хакта “Татар-информ”га Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев әйтте.
“Тикшерү версиясе буенча, Азнакай районында яшәүче 37 яшьлек ир-ат 2018 елның 27 ноябреннән 2019 елның 18 июненә кадәр 15 яшьлек улы өчен алимент түләмәгән. Элегрәк суд приставлары ир-атны шушындый ук хокук бозу өчен административ җаваплылыкка тарткан булган”, - диде Руслан Галиев.
Шушы вакыт эчендә ир-атның 690 мең сум бурычы җыелган.
“Бала тәрбияләү өчен акча түләмәү” маддәсе буенча ачылган җинаять эше карау өчен судка җибәрелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз