Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда яшәүче акча эшләү теләге белән 320 мең сумын мошенникларга күчергән
Полиция хезмәткәрләре мошенникның телефон номеры Мәскәүдә теркәлүен ачыклаган
(Казан, 15 февраль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда яшәүче биржада акча эшләү теләге белән мошенникларга 320 мең сум акча күчергән. Бу турыда ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Осиново бистәсендә яшәүче 28 яшьлек хатын-кыз полициягә мөрәҗәгать иткән. Ул күптән түгел үзенә билгесез зат шалтыратуын һәм биржа сәүдәсендә уеннардан керем алырга тәкъдим итүен сөйләгән. Һәр килешүдән акча керергә тиеш булган. Моның өчен кәрәзле телефонга шалтыраткан кеше киңәш иткән берничә кушымта куйган.
Хатын-кыз барлыгы 320 мең сум акча түләп телефоныны тиешле программаларны куйган. Алданган ханым полициягә мөрәҗәгать иткән.
Хокук тәртибе хезмәткәрләре мошенникларның телефон номеры Мәскәүдә теркәлүен ачыклаган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз