Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда яшәүче 81 яшьлек ир-ат янгын хәбәр итү сигналы аркасында исән калган
Әгерҗе районының Салагыш авылында Ленин урамындагы шәхси йорт янган.
(Казан, 18 февраль, «Татар-информ»). Татарстанда яшәүче 81 яшьлек ир-ат янгын хәбәр итү җайланмасы тавышы аркасында уттан коткарылды.
18 гыйнварда көндез 101нче янгын сагы чакыру номерына Әгерҗе районының Салагыш авылында Ленин урамында бүрәнәдән салынган шәхси йорт януы турында хәбәр килгән. Янгынның гомуми мәйданы 42 квадрат метр тәшкил итте, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә.
Янгын хәбәрчесе сигналы ярдәмендә 81 яшьлек йорт хуҗасы вакытында саф һавага чыгарга өлгергән. Һәлакәт нәтиҗәсендә беркем дә зыян күрмәгән, хәзерге вакытта янгын сәбәбе ачыклана.
Автоном янгын хәбәрчесе йортта узган елның октябрендә авыл җирлеге акчалары хисабына куелган булган.
Искәртеп узыйк, 2016 елдан башлап ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе хәйрия акциясен башлап җибәрде. Аның барышында янгын хәбәр итү җайланмасын социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр, күп балалы гаиләләр, шулай ук инвалидлар һәм өлкән яшьтәге кешеләр яши торган йортларга һәм фатирларга урнаштырдылар.
Инициативаны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хуплады. Республика буенча барлыгы 153 меңнән артык хәбәр итү җайланмасы урнаштырылган, алар инде үзләренең нәтиҗәлелеген күрсәтергә өлгерде. Җайланма ярдәмендә 2016 елдан башлап 59 янгын очрагында 119 кеше, шул исәптән 50 бала коткарып калынды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз