Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда яшәүче 8,6 мең кеше үзмәшгуль булып теркәлгән
Ел башыннан һөнәри керемгә салым түләүчеләр республика казнасына 2 миллион сум акча күчергән.

(Казан, 19 апрель, « Татар-информ», Екатерина Фадеева). Үзмәшгульләр сыйфатында Татарстанның 8 мең 600 кешесе теркәлгән. Бу турыда Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин финанс органнарының 2019 елның I кварталы нәтиҗәләре буенча уртак киңәшмәсендә хәбәр итте. Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
«Бүген 8 мең 600 татарстанлы һөнәри керемгә салым түли. Теркәлгән үзмәшгуль кешеләр саны даими рәвештә арта», - диде Марат Сафиуллин.
1 апрельгә үзмәшгуль кешеләрдән җыелган салым күләме якынча 2 млн сумга җиткән. Әлеге сумманы гыйнвар аенда теркәлгән кешеләр күчерде. Февраль аенда үзмәшгуль татарстанлылар керемнәреннән кергән салым турында мәгълүмат 25 апрельдә киләчәк.

Утырышны йомгаклап, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада һәм тагын өч төбәктә гамәлгә куела торган һөнәри керемгә салым кертү проекты бөтен ил буенча гамәлгә ашырылыр дип өметләнүен әйтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз