news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда яшәүче 3520 кешегә беренче бала өчен пособие билгеләнгән

Фаразлаулар буенча, республикада беренче бала өчен субсидия алучылар саны 4,6 меңгә якын гаилә тәшкил итә.

(Казан, 28 август, «Татар-информ»). Татарстанда яшәүче 3520 кешегә беренче бала тугач акчалата айлык түләүләр билгеләнгән. Бу хакта Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә.

Татарстанда быел пособие күләме 8490 сум тәшкил итә. Бу - 2017 елның икенче кварталында республикада балалар өчен билгеләнгән яшәү минимумы.

Айлык түләүләр 2018 елның 1 гыйнварыннан соң бала тапкан яки уллыкка алган хатын-кызларга биреләчәк. Ананың һәм баланың гражданлыгы булуы мәҗбүри шарт, шулай ук ана кеше дәүләт территориясендә яшәргә тиеш.

Пособиены рәсмиләштерү өчен аналар яшәү урыны буенча социаль яклау органнарына бала тууы (уллыкка алуы) турында таныклык, гаилә әгъзаларының 12 айлык керемнәре турындагы мәгълүмат һәм банкта ачылган счет реквизитлары тапшырырга тиеш. Компенсация билгеләүне сорап мөрәҗәгать иткәндә паспорт кирәк булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100