news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда яшәүче 1,1 мең кеше коронавируска каршы прививка ясаткан

Аларның яртысыннан артыгын табиблар тәшкил итә.

Татарстанда яшәүче 1,1 мең кеше коронавируска каршы прививка ясаткан

(Казан, 29 декабрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда яшәүче 1,1 мең кеше яңа коронавирус инфекциясенә каршы прививка («Спутник V» вакцинасы) ясаткан. ТР сәламәтлек саклау министры Владимир Жаворонков «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«Хәзерге вакытта барлыгы 1100 кеше вакцинация ясатты», - дип искәртте спикер.

Аларның яртысыннан артыгын (658 кеше) медицина хезмәткәрләре тәшкил итә.

Шунысын да искәртик: 28 декабрьдә Татарстанга коронавирус инфекциясенә каршы тагын өч мең доза вакцина кайтты. Республика әлеге препаратны барлыгы 5,9 мең доза алды.

news_right_1
news_right_2
news_bot