news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда яшь ана прививка ясалмаган баласына туберкулез йоктырган

Бу очракка бәйле рәвештә, табибларга 100гә якын кешегә ашыгыч прививка ясарга туры килгән.

Татарстанда яшь ана прививка ясалмаган баласына туберкулез йоктырган
архив/Султан Исхаков

(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ», Валерия Белова). Татарстанда яшь хатын-кыз прививка ясалмаган бер яшьлек баласына туберкулез йоктырган. Бу турыда Татарстан сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Сергей Осипов сөйләде.

Осипов сүзләренчә, яшь ана 1,8 яшьлек баласына прививка ясатудан баш тарткан. Бала, әнисе кебек үк, шәхси медицина үзәкләрендә генә дәваланган.

«Бу ханым медицина ярдәменнән баш тарту хокукын файдаланган, әмма янәшәсендә кешеләр яшәвен уйламаган. Матур һәм тәкәббер хатын-кыз үзендә үпкә туберкулезы булыр дип уйламаган”, - диде Осипов.

Табиблар авырулар белән элемтәдә булган 69 балага һәм 34 медицина хезмәткәренә туберкулездан планнан тыш вакцина ясаган. Прививка ясау – өлкәннәрдә һәм балаларда инфекциянең үсеш алуын туктатуның бердәнбер ысулы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100