news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда яшь ана кечкенә улын кыйнап торган

21 яшьлек анага «Балигъ булмаган баланы газаплау» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

(Казан, 22 июнь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда яшь ана 1,6 яшьлек улын чыбыркы белән кыйнап торган. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий сөйләде.

Тикшерү ачыклаганча, республиканың Менделеевск районы Татар Тәкәше авылында яшәүче 21 яшьлек ана кеше кечкенә улын даими кыйнап торган, шул исәптән чыбыркы белән дә суккан. Моннан тыш, ана кеше баласын салкын мунчага ябып куя торган булган.

Баланы газаплау фактын опека һәм попечительлек органнары хезмәткәрләре ачыклаган һәм полициягә мөрәҗәгать иткән. Баланы хастаханәгә алып киткәннәр. Дәваланганнан соң аны балалар йортына озатканнар.

Хатын-кыз үз гаебен таныган. «Балигъ булмаган баланы газаплау» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Якын арада суд-психологик тикшерү үткәреләчәк, аннары гаепләү белдереләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot