news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда ял көннәренә кадәр яшенле яңгырлар булачак

Татарстанның Гидрометеорология үзәге киләсе берничә көнгә һава торышы фаразын төзегән. Аның нигезендә, республикада көннәр атна дәвамында яңгырлы булачак.

Сишәмбе һәм чәршәмбе көннәрендә Татарстанда һава торышы актив тирәнәя торган циклонның тыл өлеше йогынтысында формалаша.

6 июнь 18.00 сәгатьтән 8 июнь 6.00 сәгатькә кадәр республикада яшенле яңгырлар һәм көчле җил көтелә. Җилнең тизлеге кайбер урыннарда секундына 26 метрга җитәргә мөмкин, шул исәптән Казанда да. Төнлә һава температурасы +7..+14 гардус аралыгында булыр.

7 июнь көнне көндез +15..+20 градуска кадәр җылыта, 8 июньдә көндезен җылылык +12..+17 градус кына булыр дип фаразлана.

Пәнҗешәмбе, 9 июньдә, циклон төньяк-көнчыгышка китә. Синоптиклар бераз яңгыр фаразлый. Төнлә температура - +7..+14 градус, ә көндезен - +18..+23 градус көтелә.

Җомга һәм шимбә көннәрендә шулай ук яңгыр һәм яшенле явым-төшем булырга мөмкин, дип фаразлый синоптиклар. Көндез һава температурасы +19..+25 градуска кадәр күтәрелә, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100