news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда яшенле яңгырлар көтелә

Татарстанда яшенле яңгырлар көтелә
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Бүген, 18 июльдә, Татарстанда җылы, әмма тотрыклы булмаган һава торышы фаразлана. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

«Республика өстендәге күктә алмашынучан болытлы һава сакланачак. Урыны белән, Казанны да кертеп, кыска вакытлы яңгырлар һәм яшенле яңгырлар явачак. Көндез республиканың аерым районнарында боз явуы ихтимал.

Төньяк-көнбатыштан һәм төньяктан искән җил тизлеге секундына 5-10 метрга, урыны белән секундына кыска вакытта 15-23 метрга кадәр көчәячәк.

Чагыштырмача җылы төннән соң (+13...+18 градуска кадәр) тәүлекнең якты вакытында Татарстанда һава +24...+29 градуска кадәр җылыначак (республика башкаласында – +26...+ 28 градуска кадәр).

news_right_1
news_right_2
news_bot