news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда яшенле яңгырлар һәм +24 градуска кадәр җылы булуы көтелә

Татарстанда яшенле яңгырлар һәм +24 градуска кадәр җылы булуы көтелә
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Бүген Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Көндез урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явачак, яшенле яңгырлар да булырга мөмкин. Синоптиклар кисәтүенчә, боз явуы да ихтимал.

Җил секундына 6-11 метр тизлек белән төньяк һәм төньяк-көнбатыштан булачак. Яшен вакытында аның тизлеге секундына 15-17 метрга җитәргә мөмкин.

Көндез максималь температура +19дан +24 градуска кадәр булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot