news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда яшенле яңгырлар атна буе дәвам итәчәк

Татарстанда яшенле яңгырлар атна буе дәвам итәчәк

Якын көннәрдә Татарстанда һава торышында сизелерлек үзгәрешләр көтелми. Яшенле яңгыр явачак, көндез һава температурасы +20..+26 градус тәшкил итәчәк. Бу хакта республика Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Иртәгә сизелерлек явым-төшем көтелми, шулай да көндез, бигрәк тә көнбатышта, кыска вакытлы яшенле яңгыр яварга мөмкин. Һава температурасы төнлә +11..+16 градус тәшкил итсә, көндез термометрның терекөмеш баганасы +21..+26 градуска кадәр күтәреләчәк.

Шимбә яңгыр фаразлана, аеруча төнлә һәм иртән көчле явым-төшем күзәтеләчәк. Кайбер районнарда яшенле яңгыр яварга һәм җил көчәергә мөмкин. Төнлә һава температурасы +12..+17, көндез +20..+25 градус тәшкил итәчәк.

Якшәмбе явым-төшем ихтималы аз, бары тик төнлә бераз яңгыр яварга мөмкин. Төнлә температура +11..+16, көндезге сәгатьләрдә +21..+26 градус булачак.

Якынча мәгълүматлар буенча, яңа атна башында тотрыксыз һава торышы фаразлана, яшенле яңгыр явачак, һава температурасы +20..+25 градус тәшкил итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100