Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда яшенле яңгыр, томан һәм көчле җил көтелә
Татарстанда 18 августка каршы төндә һәм көндез көчле яңгыр, томан һәм яшен, шулай ук урыны белән 15-17 метр тизлектә көчле җил көтелә.
Һава торышы начар булу сәбәпле, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы республика халкына иминлек чараларын үтәргә кирәклеген искәртә.
«Реклама такталары, юл билгеләре, агачлар һәм электр тапшыру линияләре астында качарга ярамый. Машина юлы аша чыкканда, җир өсте яки җир асты җәяүлеләр кичүләреннән генә файдаланыгыз. Балаларны күзәтүсез калдырмагыз, өлкәннәргә һәм авыруларга ярдәм күрсәтегез. Ашыгыч хезмәтләр телефоны - 112», - диелә хәбәрдә.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз