Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда яшенле яңгыр, томан һәм +21 градуска кадәр җылы булуы көтелә

Бүген, 21 июньдә, Татарстанда дымлы һәм салкынча һава торышы саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Республикада болытлы булачак. Көндезге сәгатьләрдә бераз яңгыр ява. Урыны белән, Казанны да кертеп, яшенле яңгыр көтелә. Иртән кайбер районнарда төнлә төшкән томан саклана.
Көнбатыштан һәм көньяк-көнбатыштан искән җил көндез секундына 4-9 метрдан 6-11 метрга, урыны белән (шул исәптән ТР башкаласында) 14 метрга кадәр көчәячәк. Яшен вакытында җилнең тизлеге урыны белән секундына 15-17 метрга кадәр җитәчәк.
Салкынча төннән соң көндез Татарстанда һава температурасы +16..+21 градуска (Казанда +19..+21 градуска) кадәр күтәреләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз