news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда яшенле яңгыр, көчле җил һәм +25 градуска кадәр җылы булуы көтелә

Татарстанда яшенле яңгыр, көчле җил һәм +25 градуска кадәр җылы булуы көтелә
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Якшәмбе, 21 апрельдә, Татарстанда кыска вакытлы яңгыр фаразлана. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Җилнең тизлеге урыны белән секундына 15-17 метрга кадәр җитәчәк.

Төнлә һава температурасы +6..+11 градус тәшкил итте, көндез исә термометрның терекөмеш баганасы +20..+25 градуска кадәр күтәреләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot