Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда яшенле яңгыр һәм көчле җил көтелү сәбәпле кисәтү игълан ителде
Бүген һәм иртәгә һава шартлары бозылу көтелә һәм шул сәбәпле Татарстанда кисәтү игълан ителде. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Алдагы бер-өч сәгатьтә һәм 22 июньдә көн ахырына кадәр, шулай ук 23 июньдә төнлә һәм иртән республикада урыны белән, нигездә көнчыгышта яшенле яңгыр, җил тизлеге секундына 15-20 метрга (урыны белән 24 метрга) кадәр җитүе, көчле яңгырлар көтелә. Кайбер районнарда боз явуы да ихтимал.
Төбәк территориясе буйлап актив атмосфера фронтларының узуы шундый метеошартлар барлыкка килүгә сәбәп булачак.
Метеорологлар элегрәк хәбәр иткәнчә, якшәмбе республика территориясендә шулай ук көчле яңгыр, яшенле яңгыр яварга, җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга (Казанда 15-18 метрга) кадәр җитәргә мөмкин.
- Бофорт шкаласы буенча, секундына 13,9-17,1 метр тизлектәге җил – көчле, 17,2-20,7 метр тизлектәгесе – бик көчле, ә 20,8-24,4 метр тизлектәгесе давыллы җил дип атала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз