news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда яшенле яңгыр һәм боз явуы ихтимал

Татарстанда яшенле яңгыр һәм боз явуы ихтимал
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Бүген, 17 июльдә, Татарстанда актив циклон аркасында һава шартларының сизелерлек начараюы белән бергә температура фонының сизелерлек түбәнәюе дә көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Республикада урыны белән көчле яңгырлар ява (Казанда көчле яңгыр иртән генә фаразлана). ТР башкаласын да кертеп, кайбер районнарда яшен һәм боз явуы ихтимал. Иртәнге сәгатьләрдә кайбер урыннарда төнлә төшкән томан сакланыр.

Көчлелеге 5-10 м/с булган җил вакыт узу белән төньяк-көнбатыштан төньяк-көнчыгышка таба юнәлешен үзгәртәчәк.

Шактый салкын (+11дән +16 градуска кадәр) төннән соң Татарстан буенча һава тәүлекнең якты вакытында +16... +21 градуска кадәр генә җылыначак (төбәк башкаласында – +18... +20 градуска кадәр).

news_right_1
news_right_2
news_bot