news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда яшенле яңгыр һәм +33 градуска кадәр эсселек көтелә

Татарстанда яшенле яңгыр һәм +33 градуска кадәр эсселек көтелә
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Бүген Татарстанда алмашынучан болытлы һава көтелә, урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак. Кайбер районнарда яшенле яңгыр булуы ихтимал, дип хәбәр иттеләр ТР Гидрометеорология үзәгендә.

Җил көнчыгыштан һәм көньяк-көнчыгыштан секундына 5-10 метр тизлек белән исәр дип көтелә. Яшен вакытында аның тизлеге 15-20 мктрга җитәргә мөмкин.

Көндез температура +28...+ 33 градус тәшкил итәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot