news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда яшенле яңгыр һәм +30 градуска кадәр эссе була

Татарстанда яшенле яңгыр һәм +30 градуска кадәр эссе була
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Пәнҗешәмбе, 7 августта, Татарстан Республикасы территориясендә һава торышының үзгәреп торуы көтелә. ТР Гидрометүзәге хәбәр иткәнчә, аязучан болытлы һава торышы булачак.

Кыска вакытлы яңгырлар, урыны белән көчле яңгырлар явачак. Кайбер районнарда яшен, иртән – томан, ә көндез боз булырга мөмкин.

Төньяк-көнбатыштан җил секундына 5-10 метрга кадәр көчәячәк, яшенле яңгыр вакытында көчле җил секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Һава температурасы +25..+30 градуска кадәр булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot