news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда яшенле яңгыр, боз явуы һәм +24 градуска кадәр җылы булуы көтелә

Татарстанда яшенле яңгыр, боз явуы һәм +24 градуска кадәр җылы булуы көтелә
Фото: © "Татар-информ", Михаил Захаров

Бүген синоптиклар Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы вәгъдә итә, урыны белән кыска вакытлы яңгыр, аерым районнарда көчле яңгыр явачак, яшенле яңгыр, кайбер урыннарда боз яварга мөмкин. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Көндез һава температурасы +19..+24 градуска кадәр күтәрелә. Төньяктан искән җилнең тизлеге секундына 11 метрга, көндез 14 метрга кадәр җитә. Яшен вакытында урыны белән 20 метрга кадәр көчәюе көтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot