news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда яшенле яңгыр, боз, көчле җил һәм 25 градуска кадәр җылылык көтелә

Татарстанда яшенле яңгыр, боз, көчле җил һәм 25 градуска кадәр җылылык көтелә
Фото: «Татар-информ»

Бүген, 21 майда, Татарстанда атмосфера фронты узу сәбәпле җылы, әмма тотрыксыз һава торышы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеоүзәге хәбәр итә.

Көндез һәм кичен төбәк территориясендә кыска вакытлы яңгырлар явуы көтелә. Кайбер урыннарда, шул исәптән Казанда да, яшенле яңгыр яварга мөмкин. Синоптиклар алдан кисәткәнчә, боз яву ихтималы да бар.

Көньяк-көнбатыштан исүче җил юнәлешен көнбатыш һәм төньяк-көнбатышка үзгәртәчәк. Җилнең тизлеге секундына 7-12 метр тәшкил итәчәк, урыны белән, шул исәптән Казанда, 15-20 метрга кадәр көчәячәк.

Көннең якты вакытында һава температурасы 20дән 25 градуска кадәр җылы булачак (Казанда +21дән +23 градуска кадәр).

news_right_1
news_right_2
news_bot