news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда яшенле яңгыр, боз һәм көчле җил көтелә

Иртәгә, 9 июньдә, Татарстанда һава шартларының бозылуы, төнге сәгатьләрдә температура фонының сизелерлек түбәнәюе көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Республикада алмашынучан болытлы һава торышы саклана. Төнлә явым-төшем ихтималы аз, көндез һәм кичен атмосфера фронты төбәкнең көнбатышына, Казанны да кертеп, кыска вакытлы яңгырлар алып киләчәк, яшен булуы да ихтимал. Урыны белән боз яварга мөмкин.

Төньяк-көнбатыштан искән җил көндезге сәгатьләрдә юнәлешен көньяк-көнбатышка үзгәртә. Аның тизлеге төнлә секундына – 7, көндез һәм кичен – 7-12, яшен вакытында урыны белән (шул исәптән ТР башкаласында да) 15-20 метрга кадәр җитәр дип көтелә.

Төнге сәгатьләрдә Татарстанда һава температурасы +4..+9, түбән урыннарда +2..+4 градус (Казанда +7..+9, түбән урыннарда +4..+6 градус) тәшкил итәчәк. Көндез исә термометрның терекөмеш баганасы +19..+24 градуска (республика башкаласында +20..+22 градуска) кадәр күтәреләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100