news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда яшенле яңгырлар һәм көчле җил көтелә

Татарстанда яшенле яңгырлар һәм көчле җил көтелә
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Актив циклон Татарстанда һава шартларының сизелерлек начараюына һәм температура фонының сизелерлек түбәнәюенә китерәчәк. Бу ТР Гидрометеорология үзәге тараткан фараздан күренә.

Җомга дәвамында, 17 июльдә, һәм шимбәгә каршы төндә, 18 июльдә, республикада көчле яңгырлар явачак. Урыны белән яшенле яңгырлар һәм секундына 15-20 метр тизлектәге көчле җил булырга мөмкин. Шулай ук боз явуы ихтимал.

Синоптиклар исәпләвенчә, бу вакыт эчендә Татарстанның күпчелек территориясендә 20 дән 60 миллиметрга кадәр явым-төшем булырга мөмкин, бу айлык норманың 30-100 процентын тәшкил итә. Алар республиканың көньягында аеруча көчле булачак. Караңгы вакытта термометр баганалары +10...+16 градуска кадәр төшәчәк, ә якты вакытта +16...+21 градуска кадәр генә күтәреләчәк.

Шимбәнең көндезге сәгатьләрендә, 18 июльдә, циклонның көнчыгышка таба китүе аркасында төбәк аның тыл өлешендә булачак. Урыны-урыны белән, күбесенчә республиканың көнчыгышында, яшенле яңгырлар һәм җил секундына 15-20 метрга кадәр дәвам итәчәк, боз явуы ихтимал. Һава температурасы +17...+22 градустан артмаячак.

Якшәмбе, 19 июльдә, атмосфера басымы арту сәбәпле, Татарстанның күпчелек территориясендә сизелерлек явым-төшем көтелми. Татарстанның көнчыгышында урыны белән генә кыска вакытлы яңгырлар явачак. Төнлә +11... +16 градуска кадәр, ә көндез +22...+27 градуска кадәр җылыначак.

Метеорологларның беренчел мәгълүматларына караганда, дүшәмбе, 20 июльдә, атмосфера фронтының якынлыгы аркасында урыны белән кыска вакытлы яңгырлар булуы ихтимал. Әмма температура күтәрелүен дәвам итәчәк, һәм тәүлекнең якты вакытында +25...+30 градуска кадәр эссе булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot