news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда яшен, яңгыр һәм томан көтелә

Татарстанда яшен, яңгыр һәм томан көтелә
Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

Бүген, 6 июньдә, республикада алмашынучан болытлы һава торышы була. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр һәм яшен көтелә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.

Төнлә һәм иртән кайбер районнарда томан төшү ихтимал. Җил секундына 5-10 метр тизлек белән төньяк һәм төньяк-көнбатыштан исәчәк. Яшен вакытында җилнең тизлеге секундына 15 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Республикада һава температурасы төнлә +7..+12 градус булды, көндез исә һава +17..+22 градуска кадәр җылыначак.

Казанда урыны белән кыска вакытлы яңгыр һәм яшен көтелә. Җил секундына 5-10 метр тизлек белән төньяк һәм төньяк-көнбатыштан исәчәк. Башкалада көндез һаваның максималь температурасы +19..+21 градус тәшкил итәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot