Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда яшен, яңгыр һәм боз яву фаразлана
Татарстан Республикасы Гидрометеоүзәге хәбәр иткәнчә, шимбә, 13 июньдә, республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә кайбер районнарда кыска вакытлы яңгыр яву, аерым урыннарда томан төшү ихтимал булды. Көндез урыны белән яшен һәм боз яву көтелә.
Җил секундына 5-10 метр тизлек белән төньяк-көнбатыштан һәм төньяк-көнчыгыштан исәчәк. Көндез җилнең тизлеге урыны белән секундына 15-17 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Төнлә һава температурасы +12..+17 градус тәшкил итте. Көндез һава +22..+27 градуска кадәр җылыначак.
Казанда алмашынучан болытлы һава торышы, кыска вакытлы яңгыр, урыны белән яшен һәм боз яву көтелә. Җил секундына 5-10 метр тизлек белән төньяк-көнбатыштан төньяк-көнчыгыштан исәчәк. Урыны белән аның тизлеге секундына 15-17 метрга кадәр көчәергә мөмкин. Көндез башкалада максималь һава температурасы +25..+27 градус булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз