news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда яшен, яңгыр, боз һәм +28 градуска кадәр җылы көтелә

Татарстанда яшен, яңгыр, боз һәм +28 градуска кадәр җылы көтелә
Фото: © Михаил Захаров, «Татар-информ»

Пәнҗешәмбе, 11 июньдә, республикада алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Төнлә сизелерлек явым-төшемнәр көтелми. Көндез кайбер районнарда кыска вакытлы яңгырлар һәм яшен фаразлана. Урыны белән боз яварга да мөмкин. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итте.

Җил секундына 5-10 метр тизлек белән төньяк-көнбатыштан исәчәк. Көндез җилнең тизлеге урыны белән секундына 15-17 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Һава температурасы төнлә +8..+13 градус (көнбатышта кайбер урыннарда +16 градуска кадәр) булды. Көндез һава +23..+28 градуска кадәр җылыначак.

Казанда алмашынучан болытлы һава торышы, урыны белән кыска вакытлы яңгыр һәм яшен көтелә. Җил секундына 5-10 метр тизлек белән төньяк-көнбатыштан исәчәк, аерым урыннарда җилнең тизлеге секундына 15 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Башкалада көндез һаваның максималь температурасы +25..+27 градус тәшкил итәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot