news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда яшен, көчле җил һәм 29 градуска кадәр эсселек көтелә

Иртәгә, 3 июньдә, Татарстанда эссе һава торышы саклана. Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Республикада алмашынучан болытлы һава көтелә. Төнлә явым-төшемсез. Көндез һәм кичен республикада, шул исәптән Казанда да, кыска вакытлы яңгырлар һәм яшен булуы ихтимал.

Төнге сәгатьләрдә талгын, көндез көньяк-көнбатыштан һәм көньяктан уртача исүче җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр көчәячәк, дип билгеләп үтә синоптиклар.

Төбәктә тәүлекнең караңгы вакытында һава температурасы +10 .. +15 градуска кадәр көтелә. Республика башкаласында +13 ..+15 градус җылылык фаразлана. Тәүлекнең якты вакытында +24..+29 градуска кадәр җылыта. Казанда +26..+28 градус җылы булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100