news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда яшен, көчле җил һәм боз яву көтелә

Җомга, 14 июньдә, Татарстан территориясендә яшен вакытында җил тизлеге секундына 23 метрга кадәр фаразлана, көндез кайбер районнарда боз яварга мөмкин. Бу хакта метеорологларга сылтама белән Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе хәбәр итә.

Ведомство хезмәткәрләре яшен янгын китереп чыгарырга, корылма һәм конструкцияләр җимерелүгә, кешеләрнең һәм терлекләрнең имгәнүенә, үлеменә китерергә мөмкин, дип искәртә.

Ялгыз үсеп утыручы биек агач, печән кибәне, мич торбасы, биек корылма һ.б. янында торырга ярамый.

news_right_1
news_right_2
news_bot