Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда яшен һәм көчле яңгыр аркасында кисәтү игълан ителде
Татарстанда яшен, көчле җил һәм яңгыр аркасында шторм кисәтүе игълан ителде. Бу хакта «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» федераль дәүләт бюджет учреждениесе хәбәр итә.
Республикада көн ахырына кадәр урыны белән яшен, җилнең секундына – 15-20 метрга, кайбер урыннарда 24 метрга кадәр көчәюе, көчле яңгыр һәм боз явуы көтелә.
Һава шартлары начараю сәбәпле, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе артык ихтыяҗ булмаганда юлга чыкмаска, юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә киңәш итә.
Җил көчәйгән вакытта пыяла куелмаган балконнардан һәм ишегалларыннан беркетелмәгән әйберләрне алып куярга, тәрәзәләрне тыгыз итеп ябарга кирәк.
Йорт кәрнизләре, реклама стендларыннан ераграк торуың, машиналарны агачлар янында калдырмавың хәерле.
Көчле җил вакытында бинада ышыкланырга кирәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз