news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда яшен һәм көчле яңгыр аркасында кисәтү игълан ителде

Татарстанда яшен һәм көчле яңгыр аркасында кисәтү игълан ителде
Фото: © «Татар-информ»

Татарстанда көчле җил, яшен һәм яңгыр аркасында давыл турында кисәтү игълан ителде. Бу хакта Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе хәбәр итте.

Якындагы тәүлектә республика территориясендә урыны белән яшенле яңгыр, кыска вакытлы көчле җил, көндез яңгыр һәм боз явуы көтелә.

Һава шартлары начараю сәбәпле, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе торак пункттан читкә барудан, юл йөрү кагыйдәләрен үтәүдән тыелырга киңәш итә.

Җил көчәйгән вакытта пыяласыз балконнардан һәм ишегалларыннан беркетелмәгән әйберләрне алып куярга, тәрәзәләрне тыгыз итеп ябарга кирәк.

Йорт кәрнизләреннән, реклама стендларыннан ераграк торырга, машиналарны агач янында калдырмаска кирәк, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot