news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда яшен һәм 26 градус эссе көтелә

Татарстанда яшен һәм 26 градус эссе көтелә
Фото: © "Татар-информ", Михаил Захаров

Татарстанда бүген болытлы һава торышы, урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен көтелә. Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Көндез термометр баганасы +17..+22 градуска кадәр күтәреләчәк, көнчыгышта +26 градуска кадәр. Җилне көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан исәчәк. Аның тизлеге секундына 6-11 метр тәшкил итә, урыны белән секундына 17 метрга җитә.

Искәртик, аномаль эсселек республикага пәнҗешәмбе килде. Синоптиклар әйтүенчә, якын көннәрдә уртача тәүлеклек температурасы нормадан +9..+15 градуска югарырак булачак. КФУ профессоры Юрий Переведенцев хәбәр иткәнчә, мондый һава торышы киләсе атна уртасына кадәр сакланачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100