news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда яшен, боз һәм көчле җил көтелә

25 июль кичендә һәм 26 июльгә каршы төндә Татарстанда һәм Казанда урыны белән секундына 15-20 метр тизлектә көчле җил һәм яшенле яңгыр көтелә, боз явуы ихтимал.

Һава торышы бозылу сәбәпле, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы реклама такталары, юл билгеләре, агачлар һәм электр тапшыру линияләре астында качмаска киңәш итә.

«Урамнар һәм юллар буйлап йөргәндә сак булыгыз. Балаларны күзәтүсез калдырмагыз, өлкәннәргә һәм авыруларга ярдәм күрсәтегез. Ашыгыч хезмәтләр телефоны – 112», - дип искәртә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы.

news_right_1
news_right_2
news_bot