Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда яшелчәләргә бәя төшкән
22 августтан 29 августка кадәр бер атна эчендә Татарстанда «борщ наборы»ындагы азык-төлеккә бәя төшкән. Бу хакта Татарстанстат хәбәр итә.
Бу чорда барыннан да бигрәк бәрәңге, кишер һәм кәбестә арзанайган. Бер килограмм бәрәңгенең бәясе 9 процентка – 33 сумнан 30 сумга төшкән. Бер килограмм кәбестә һәм кишер 10 процентка төшеп, 19 һәм 35 сум булган.
Чөгендернең бер килограммы 34 сумнан 31 сумга төшкән, ә бер килограмм башлы суган бәясе 43 сумнан 40 сумга арзанайган. Моннан тыш, помидорлар да 12 процентка кимеп, 78 сумнан 68 сумга төшкән. Ә алма һәм банан бәясе 5 процентка төшкән һәм хәзер алар 103 һәм 84 сум тора.
Соңгы бер атнада тавык йомыркасына бәя арткан – бер дистә йомырка 60 сум тора. Шулай ук сыер итенең бер килограммы да 486 сумга кадәр, шикәрнең бер килограммы 70 сумга кадәр арткан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз