news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда яшелчә, йомырка һәм эремчекнең бәясе төшкән

Узган атнада, 13-20 майда, Татарстанда кайбер азык-төлек товарларының бәясе төшүе күзәтелде.

Бигрәк тә кәбестә, яңа өзелгән кыяр һәм помидор бәяләре төшүе күзәтелә. Шулай итеп, кәбестә бу хисап чорында 8 процентка төшкән һәм хәзер 1 килограммы 66 сум тора. Кыяр һәм помидор бәясе 6,5 һәм 4,4 процентка төшкән, хәзер аларның килограммы 122 һәм 180 сум тора. Бу турыда Татарстанстат хәбәр итә.

Моннан тыш, тавык йомыркасының дистәсе 73 сумнан 69 сумга кадәр төшкән. Эремчек 1,1 процентка төшкән, хәзер бер килограммы 346 сум, ә кишер 3 процентка төшкән, 66 сум булган.

Бу атнада җиләк-җимеш бәясе, киресенчә, арткан. Шулай итеп, алма 117 сумннан 121 сумга кадәр күтәрелгән, ә банан 110 сумнан 112 сумга кадәр кыйммәтләнгән. Моннан тыш, кара чәйнең килограммы 1 047 сумга кадәр, ә сосиска 377 сумннан 380 сумга арткан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100