news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда яшелчә һәм җиләк-җимеш бәяләре бер елда 18 процентка кыйммәтләнгән

Татарстанда яшелчә һәм җиләк-җимеш бәяләре бер елда 18 процентка кыйммәтләнгән
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Май йомгаклары буенча Татарстанда кулланучылар бәяләре индексы 2023 елның шул ук ае белән чагыштырганда 8,43 процентка арткан. Узган ел ахырыннан күрсәткеч 3,18 процентка күтәрелгән, дип хәбәр итә Татарстанстат.

Бер ел эчендә җиләк-җимеш продукциясенә бәяләр 18,22 процентка, ә 2023 елның декабреннән 5 процентка арткан.

2023 елның маеннан башка төр азык-төлек товарларына бәяләр 8,46 процентка, шул ук елның декабреннән 3,06 процентка, азык — төлек булмаган товарлар 6,16 процентка һәм 1,22 процентка, тулаем алганда товарлар 2023 елның маеннан 9,5 процентка һәм 2023 елның декабреннән 3,3 процентка арткан.

Күрсәтелгән срокларда кулланучылар бәяләренең база индексы 8,66 процентка һәм 3,31 процентка үзгәргән.

news_right_1
news_right_2
news_bot