Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда яшәүчеләрне якындагы тәүлектә томан төшүе турында кисәттеләр
14 сентябрьдә төнлә һәм иртән Татарстан территориясендә урыны белән томан көтелә. Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе һава торышы начар булганда иминлек чаралары турында искәртте һәм ерак араларга барудан баш тартырга киңәш итә.
Җәяүлеләр өчен җир өсте яки җир асты кичүләреннән файдаланып, юл аша чыгыгыз, диелә хәбәрдә.
Эңгер-меңгердә һәм караңгыда томанга каршы фараларны кабызырга онытмагыз, әмма башка автомобильчеләрнең күзләрен чагылдырмау турында да онытмагыз. Томан эчендә йөргәндә дистанцияне арттырырга, узып китмәскә, кискен маневрлар һәм тормозлар ясамаска кирәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз