news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда яшәүчеләрне якындагы тәүлектә көчле җил һәм яшен турында кисәттеләр

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы татарстанлыларны якындагы тәүлектә республика территориясендә көчле җил һәм яшен турында кисәтте.

Татарстанда һәм Казанда 10 май киченнән 11 май киченә кадәр 15-17 метр тизлектәге көчле җил көтелә.

Татарстанлыларга реклама щитлары, юл билгеләре, агачлар һәм электр линияләре астында качарга ярамый. Юл аша чыгу өчен җир өсте яки җир асты җәяүлеләр кичүләреннән генә файдаланырга кирәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot