news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда яшәүчеләрне VPN-сервисларның куркыныч булуы турында кисәттеләр

VPN-сервислар кулланучыларга шәхси мәгълүматларны тарату һәм сату, кулланучы трафигын алу, реклама кертү кебек куркыныч тудыра. VPN ярдәмендә потенциаль җинаятьчеләр исем-фамилияне һәм электрон почта, реаль IP-адрес, логин, пароль һәм сайтларга керү тарихын алырга мөмкин.

Россия VPN-сервисларны йөкләтеп алу буенча дөньяда икенче урында тора - июльнең беренче өч атнасында бу ресурслар 12 млн тапкыр урнаштырылган. «Инфосистема Джет» мәгълүматлары буенча, Россиядә VPN-сервис кулланучыларының мәгълүматларын урлау очраклары 15-20 процентка елдан-ел арта.

VPN-сервисларның куркыныч булуын үз кушымталарында куллануны регламентлаштыручы халыкара ИТ-компанияләр дә таный.

Шулай итеп, яңартылган PlayStore (Google) кагыйдәләре нигезендә, VPN-сервисларга кулланучыларның шәхси һәм конфиденциаль мәгълүматларын бу хакта мәгълүматны ачыкламыйча һәм ризалык алмыйча җыю тыела, шулай ук башка кушымталардан кулланучылар трафигын җайланмага күчерү яки аларны монетизация максаты белән манипуляцияләү тыела.

Ә App Store (Apple) кагыйдәләре нигезендә, VPN-сервислар кушымталар кулланучыларның нинди конкрет шәхси мәгълүматны җыюын һәм ни өчен икәнен кисәтергә тиеш.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100