news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ноябрьдә өстәмә ял көне була

Татарстанда яшәүчеләрне ноябрьдә Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итү уңаеннан өстәмә ял көтә. Бу хакта мәгълүмат Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының производство календаренда бар.

«4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне һәм 6 ноябрь - Татарстан Конституциясе көне. Алар Татарстанда бәйрәм булмаган ял көннәре булып тора», диелгән документта.

Шулай итеп, җомга көнне, 4 ноябрьдә татарстанлылар ял итә. Россия Федерациясе Хезмәт кодексы маддәсе нигезендә, бәйрәм алдыннан эш көне бер сәгатькә кыскартыла.

6 ноябрь көнне төбәк бәйрәме якшәмбегә туры килә. Татарстан законы нигезендә, бәйрәм белән бергә туры килгән ял көне икенче эш көненә күчерелми. Шулай итеп, ноябрьдә төбәк халкы өч көн рәттән ял итәчәк.

«4, 5 һәм 6 ноябрьдә ял итәбез. 3 ноябрьдә кыскартылган эш көне була», - дип ачыклык керттеләр Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәтендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot